Ихлас күңелебездән Россия Федерациясенең барлык мөселман эшмәкәрләре һәм барча мөселман өммәте исеменнән Сезне туган көнегез – олуг юбилеегыз белән котлыйбыз!
Сезгә алдагы көннәрегездә дә корычтай нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, шатлыклы кичерешләр, зур һәм уңышлы башлангычлар телибез!
Борынгы бер акыл иясе болай дигән:
«Чарасызлыкны кабул итәр өчен тынычлык, үзгәртә алырлыкны үзгәртер өчен кыюлык һәм әлеге аерманы белер өчен зирәклек бирегез миңа!»
Бәлкем, әлеге сүзләр Татарстаныбызның олы һәм мөстәкыйль тормышка аяк баскан елларында Сезнең уегызда инстинктив рәвештә яшәп килгәндер. Чөнки без беләбез, Сезнең яшәү үрнәге ул – җил-давылларда үзеңне тыныч, сабыр тоту, бер яктан икенче якка тайпылмыйча аек акыл йөртү, искелектән арыну, бик кыю кешеләргә генә бирелә торган эшләргә тотыну һәм аларны башкарып чыгу. Сезнең тормыш юлыгыз һәм эшчәнлек алымнарыгыз безгә, бигрәк тә яшьләргә зур үрнәк билгесе булып тора.
Минтимер Шәрипович, без барыбыз да, инде дистә елдан артык Сезне, үзара, яратып «Бабай!» дип йөртәбез. Татар халкында элек-электән акыл сорап килгән кешеләргә өлкәннәрне хөрмәтләгән кебек олылап дәшүнең ихтирам һәм шул ук вакытта төп йортта ышанычлы хуҗа булуын тану билгесе бу.
Йортыгызга һәрвакыт иминлек, бәхет-сәгадәт һәм тынычлык телибез. Шәхсән үзегезгә – Аллаһы Сөбһанә вә Тәгаләдән саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм иман ныклыгын сорыйбыз. Акылыгыз һәрвакыт аек, күңелегез көр, күзләрегез һәм фикерләрегез үткен булсын. Сезгә, халкыбызның зур хөрмәте белән, Татар илебезнең мөхтәрәм «бабае» булып, үткәннәр белән горурланып, киләчәккә якты өметләр баглап, әле бик озак еллар яшәргә насыйп булсын!
Зур ихтирам һәм иң изге теләкләр белән,
Казан шәһәре, 20 гыйнвар, 2022 ел